Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышында Сергей Кравцов демонстрацион имтиханны закон дәрәҗәсендә ныгытырга тәкъдим итте

2023 елның 23 сентябре, шимбә

Бөек Новгородта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумының «Россия Федерациясендә хезмәт базары үсеше турында» мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырышы  уздырды. Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларыннан һәм чакырылган әгъзаларыннан тыш, утырышта регионнар җитәкчеләре, Россия Хөкүмәте һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Чарада доклад белән Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов чыгыш ясады, ул демонстрацион  имтихан үткәрүне  закон дәрәҗәсендә  беркетергә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы утырышын ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, дәүләт барлык яшьтәге кешеләргә һөнәри, квалификацияле, димәк, хезмәт базарында көндәшлелеккә ия булырга ярдәм итәргә тиеш.

Россия Президенты ассызыклаганча, мәгарифне үстерү һәм кадрлар әзерләү юнәлешләре буенча көчләрне арттырырга кирәк. Һәм нәтиҗә чыннан да системалы булсын өчен, бүген һәм якын киләчәктә ил икътисадына һәм предприятиеләргә нинди белгечләр кирәк булачагын ачык аңларга кирәк.

Владимир Путин технологик, индустриаль үсешнең формалаша торган тенденцияләрен исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте.

Шулай ук Россия Президенты илебез бизнесы булачак хезмәткәрләрнең, идарәчеләрнең, лидерларның һәм коллективларның күнекмәләрен үстерүгә инвестицияләр арттырачагына өметләнүен әйтте. Владимир Путин сүзләренчә, мондый процесс инде бара, моңа даими игътибар бирергә кирәк. Дәүләт башлыгы яңа технологик карарларны, шул исәптән ясалма интеллект базасын да, киңрәк эшкә җигәргә кирәк, дип ассызыклады. Алар якындагы дистә елларга хезмәт базарын трансформацияләүдә төп рольләрнең берсен уйнарга тиеш.

Владимир Путин уку программалары кысаларында мәгълүмати технологияләрне һәм ясалма интеллектны өйрәнүне киңәйтергә, Бөек Новгородта ачылган "21 мәктәп" кебек яңа белем бирү форматларын үстерергә кирәклеге турында белдерде.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов чыгышында билгеләп үткәнчә, ил икътисады үсүгә бәйле рәвештә, СПО системасы эшнең төбәк-тармак принцибына күчә. Аның әйтүенчә , йомгаклау аттестациясендә көллият студентлары демонстрацион имтихан тапшыралар, анда алар эш урыннарында булачак җиһазларда теоретик һәм практик биремнәр үтиләр. Сергей Кравцов, төбәкләргә федераль дәрәҗәдә билгеләнгән бердәм кагыйдәләр буенча аны уздыру вәкаләтләрен биреп,  йомгаклау аттестациясен законнар нигезендә ныгытырга, шулай ук әлеге имтиханны квалификацияне бәйсез бәяләү системасында танырга тәкъдим итте.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы көллиятләрдә тәрбия эшен көчәйтү турында белдерде, анда 1 сентябрьдән тәрбия буенча директор киңәшчесе вазифасы кертелгән, 2 900 шундый белгеч эшли.

Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2020 елдан башлап 46 меңнән артык педагог һәм җитештерү белеме осталары квалификация күтәрү узган. Алар өчен предприятиеләрдә стажировкалар оештырылган.

РФ мәгариф министры "Профессионалитет" программасы үсешенә зур игътибар бирде.  Ул илнең барлык төбәкләреннән меңләгән көллиятне колачлау планлаштырыла, дип белдерде.

РФ мәгариф министры ассызыклаганча, көллият студентлары һөнәр алганчы укуны эш белән бергә алып бара алсын өчен, уку-җитештерү комплексларын төзү эшенә керешү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International