Югары технологияләр чемпионаты ел саен узачак

2023 елның 23 сентябре, шимбә

 Россия Президенты Владимир Путин Бөек Новгородта югары технологияләр чемпионатының беренче җиңүчеләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы белән аралашу барышында балалар чемпионатта катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, сайланган белгечлекләр һәм киләчәктәге эшкә урнашу планнары турында сөйләделәр.

Очрашуда шулай ук РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты. Ул, югары технологияләр чемпионаты, шулай ук "Профессионаллар" чемпионаты ел саен үткәреләчәк диде.

Югары технологияләр чемпионаты беренче тапкыр узды, ярышлар компетенцияләр буенча уза, аларның исемлеге югары технологияле җитештерү, цифрлы икътисад һәм импортны алыштыру шартларында ихтыяҗ булган аеруча тиз үсә торган һәм перспектив юнәлешләр нигезендә формалаштырылган.

 Быел Югары технологияләр чемпионатында якынча биш мең кеше катнашты, шул исәптән 300 гә якыны конкурсант һәм экспертлар, 2 меңе эшлекле программада катнашучылар.

Россия чемпионатында катнашучылар арасында  урта һөнәри белем бирү һәм 14 яшьтән алып мәктәп укучылары, һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты ярышларында җиңүчеләр яки призерлар булган студентлар, шулай ук билгеле бер өлкәдә яки индустриядә эшләүче предприятиеләрнең яшь белгечләре бар иде.

Башка дәүләтләрдән конкурсантлар 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары,  һөнәри белем бирү оешмалары студентлары,  16 яшьтән 35 яшькә кадәрге компетенцияләр профиле буенча һөнәри эшчәнлек алып баручы предприятиеләрнең яшь белгечләре булды.

Югары технологияләр чемпионатының  финалы 18-21 сентябрьдә Бөек Новгородта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International