Алинә Шәгәраева “Туган тел һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия конкурсының 15 финалисты исемлегенә керде

2023 елның 22 сентябре, җомга

2023 елның 21 сентябрендә методик остаханәдән һәм ачык дәрестән торган «Туган тел һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының «Укытучы-профессионал» дигән беренче туры тәмамланды.

Карачай-Черкесиядәге 19 нчы гимназиядә тантаналы шартларда «Укытучы-профессионал» конкурсының беренче турына йомгак ясалды. Жюри иң яхшы 15 укытучының исемен игълан итте, алар  икенче турга үтеләр. Алар арасында ике татар теле һәм әдәбияты укытучысы да бар. Бу Казаннан 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәраева һәм Төмәннең 52 нче мәктәбеннән Халидә Кирамова.

Исегезгә төшерәбез, һөнәре буенча иң яхшы исемгә Казанның  Вахитов районының 41 нче мәктәпкәчә белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина да ярышачак. Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча ул иң яхшы конкурсантлар бишлегенә керде.

Тәрбияче Айсылу Лотфуллинга һәм Алинә Шәгәрәевага, үз тавышыгызны биреп  ярдәм итәргә мөмкин. Онлайн тавыш бирү бүген, 22 сентябрьдә тәмамланачак. Бәйгенең йомгаклау этабы иртәгә, 23 сентябрьдә булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International