Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбендә батырлык дәресе узды, аңа кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны чакырдылар. Очрашуның инициаторы тәрбияче Ольга Лисюк.
Сугышчылар кыскача гына үзләре турында, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе, сугышчан иптәшләре һәм башкалар турында сөйләделәр. «Туганнар –якыннарны, туган йортыбызны сагынабыз. Тизрәк өйгә кайтасы, барысын да кочаклыйсы килә. Җиңү белән кайтабыз, башкача берничек тә түгел", - диләр аларр. Чара азагында балалар солдатларны кысып кочакладылар.
Соңыннан алар укучыларга "Яхшы укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, укытучыларыгызны тыңлагыз һәм телефоннарда утырмагыз. Чөнки дөньяда шундый күп яхшы әйберләр дә бар", - дигән теләкеләрен җиткерделәр.