Тагын бер җиңү! 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәраева конкурсның биш финалисты арасында. «Туган тел һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсы Карачай-Черкисиядә уза.
Элегрәк 41 нче мәктәп тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина да илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә кергән иде. Иртәгә тантаналы чарада абсолют җиңүчене игълан итәчәкләр.