"Йөрәгемне балаларга бирәм" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм» бөтенроссия конкурсы финалы 2023 елның 19 - 22 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узды. Конкурс 1998 елдан  башлап инде 25 тапкыр  уздырыла һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә илнең иң масштаблы һөнәри конкурсы булып санала. Ил Президенты игълан иткән Педагог һәм остаз елында аның финалы һөнәри педагогик конкурслар сериясенә старт бирәчәк.

Тәрбия бирү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсында 3 җиңүче Бөтенроссия конкурсының финалында катнашты һәм республикага 2 җиңү китерде. Алар Яр Чаллы шәһәренең «14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге» өстәмә белем бирү педагогы Карпухин Денис Викторович һәм  "Дельфин" балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге" өстәмә белем бирү педагогы Таушев Сергей Сергеевич .Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International