Тәрбиячеләр арасында “Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023” конкурсында абсолют җиңүче булып 41 нче мәктәпкәчә белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина танылды.
Ә 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәраева конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы биш педагогының берсе булды.
Искәртеп узабыз, быел конкурста 104 кеше катнашты: бөтен Россиядән 72 укытучы һәм 32 тәрбияче.
Сезне җиңүегез белән котлыйбыз! Сез - иң яхшылары!