Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясендә педагогик кадрлар әзерләү һәм инклюзив белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

29 сентябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы коллегиясе утырышы була. Чарада катнашучылар 2030 елга кадәр чорга мәгариф системасы өчен педагогик кадрлар әзерләү концепциясен гамәлгә ашыру, шулай ук  Россия Федерациясендә инклюзив белем бирүне үстерү мәсьәләләрен караячак.

Коллегия нәтиҗәләре буенча мәгълүмат Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында бастырылачак.

Үткәрү вакыты: 2023 елның 29 сентябре, Мәскәү вакыты белән 12:00.

Трансляциягә сылтама: https://vk.com/video-30558759_456245774

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International