2023 елның 21 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Чечен Республикасында профилактик исәпкә алуның төрле төрләрендә торучы 120 балигъ булмаган бала өчен "Россия көче" федераль профильле сменасы уза. Татарстан Республикасыннан профильле сменада 23 яшүсмер, шул исәптән «Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» ябык типтагы дәүләт казна махсус укыту-тәрбия учреждениесенең 12 тәрбияләнүчесе катнаша.
“Тау ачкычы” балалар сәламәтләндерү лагерена шулай ук Мурманск, Владимир, Рязань өлкәләре, Алтай крае һәм Чечен Республикасы яшүсмерләре дә килгән.
Сменаны ачуда Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова, Чечен Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль үсеш министры Госман Бәширов һәм Чечен Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Хамзат Хирахматов катнашты.
Закон белән конфликттагы яшүсмерләр өчен профильле сменаның төп максаты рухи-әхлакый үсеш, күпмилләтле халык традицияләрен баету. Смена кысаларында кызыклы кешеләр белән очрашулар, спорт ярышлары, «Белем» Россия җәмгыяте белгечләре белән белем блогы планлаштырылган.