Татарстанның иң яхшы тәрбиячесе Юлия Токмакова «Россия ел тәрбиячесе - 2023» конкурсы финалында катнаша

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрьдә Волгоградта  тантаналы рәвештә «Россия ел тәрбиячесе - 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы ачылды

 Финалда илнең 89 төбәге вәкилләре ярышачак. Татарстан Республикасыннан Казанның  Киров районының 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Токмакова. Нәкъ менә ул «Россия ел тәрбиячесе - 2023» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүче булган иде.

Конкурсантларга өч турда катнашырга туры киләчәк. Җиңүченең исеме 27 сентябрьдә билгеле булачак.

Конкурста катнашучыларны  Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде Конкурста җиңүче исеме өчен финалда быел 62 тәрбияче, 8 музыкаль җитәкче, 7 физик культура инструкторы, 7 укытучы-логопед, 3 өлкән тәрбияче, 1 укытучы-дефектолог һәм 1 өстәмә белем педагогы көч сынашачак. 70 педагог - шәһәр мәгариф оешмаларыннан, 19 ы - авыл мәгариф оешмаларыннан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International