Вебинарлар сериясен 24 фән буенча үзәк предмет-методик комиссия вәкилләре дәвам итте: математика, рус теле, чит тел (инглиз, немец, француз, испан, кытай, итальян), информатика, физика, химия, биология, экология, география, астрономия, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук, сәнгать (дөньякүләм сәнгать), физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре.
Вебинарларның язмалары олимпиада сайтында мәктәп һәм муниципаль этап бүлекләрендә, шулай ук гомуми белем бирү предметлары битләрендә урнаштырылган.