Дәүләт Думасында төбәкләрдә укытучылар өчен хезмәт хакын 2,5 МРОТ итеп билгеләргә тәкъдим иттеләр

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Дәүләт Думасына укытучыларга хезмәт хакы турында проект кертелде. Депутатлар тулы ставкага эшләүче педагоглар өчен төбәкләрдә хезмәт өчен түләүнең 2,5 минималь күләменнән дә түбән булмаган планка билгеләргә тәкъдим итә. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 16 242 сум тәшкил итә.

Инициативаны депутатлар Россиянең күп кенә төбәкләрендә укытучыларның керемнәре түбән булу  белән аңлата, шуның аркасында мәктәпкә яшь педогоглар теләр-теләмәс кенә килә. Ә провинцияләрдә эшләүче тәҗрибәле укытучылар  еш кына хезмәт хаклары югарырак булган башкалага күченә.

2,5 МРОТ – укытучыга түләнә торган хезмәт хакының түбән планкасын шундый итеп  билгеләргә тәкъдим итәләр

Шул ук вакытта Россиянең Мәгариф министрлыгында  укытучылар хезмәт хаклары белән проблеманы хәл итәргә омтылалар. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдергәнчә, якындагы елда хезмәт хакы түләүгә бердәм алымнар кабул ителәчәк.

Алар категорияләр һәм разрядлар белән  төгәл һәм ачык тариф челтәрен күз алдында тота. Һәр укытучы нәрсә өчен хезмәт хакы алганын аңлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International