8-9 сыйныф укучылары өчен «Энергосберегай-ка» викторинасы онлайн узачак

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Энерговикторина энергияне саклап яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру, энергетиканы үстерү, Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы һөнәрләрен популярлаштыру максатларында уздырыла.

Викторинаның бурычы - балаларны энергияне сакчыл тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге темалары белән таныштыру, шулай ук табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү.

Энерговикторина 2023 елның 5 октябрендә 17.00 сәгатьтә 8-9 класс укучылары арасында онлайн форматында түбәндәге электрон мәйданчыкта узачак: https://play.myquiz.ru/p/00508042.

Теркәлергә: http://tef.tatar/quizreg.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International