«Фән өчен көрәш» Халыкара киберспорт фестивале финалы ноябрьдә узачак. Илнең киберспорт тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында узачак. Булачак ярыш турында матбугат конференциясендә "Россия бүген" медиа-төркеме матбугат үзәгендә сөйләделәр.
«Фән өчен көрәш»тә илнең студентлар җәмгыяте вәкилләре катнашачак. Фестивальгә 4 меңләп кеше кушылыр дип көтелә. Россия тарихында беренче иң зур киберспорт студентлар турниры 2021 елда була, ярышларда Россия Федерациясе һәм БДБ илләре вузларыннан 300 дән артык команда катнаша.
Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова билгеләп үткәнчә, фестиваль икенче тапкыр үткәреләчәк.
Турнир 2023 елның октябреннән ноябренә кадәр узачак, ә ярышларның гранд-финалы 18 ноябрьдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында узачак.