Бүген “Адымнар” полилингваль комплексында мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне уңаеннан фестиваль узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

28 сентябрьдә Казанның «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында (Казан шәһәре, Бондаренко урамы, 32) тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.  Чакырылган кунаклар арасында - Казан шәһәренең 41 нче урта белем бирү мәктәбенең татар телен өйрәтү буенча тәрбиячесе , «Туган тел һәм туган әдәбият иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүче  Айсылу Лотфуллина да бар иде.

Бәйрәм чарасында мәктәпкәчә белем бирү ветераннарын, яшь педагогларны, мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы белгечләрне (методистларны), мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен һәм башка хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Әлеге тантанада 74 мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре бүләкләнде. Калган бүләкләрне мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чарасында тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International