Казан мэры информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр белән очрашты

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның  Башкарма комитетында шәһәр мэры Илсур Метшин информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр белән очрашты. Ярышлар Венгриядә 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр үтте. Олимпиадада 90 илдән 360 укучы катнашты. Россия җыелмасы өчен Мәскәүдән ике укучы һәм ике казанлы - Валерий Родионов һәм Гимран Абдуллин чыгыш ясады.

Очрашуда балалар Илсур Метшинга үзләре турында, олимпиададан алган тәэсирләре турында сөйләделәр, быел, алар фикеренчә, бурычлар катлаулырак иде. Шулай ук балалар киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Очрашу азагында Казан мэры Валерий Родионов һәм Гимран Абдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International