Казанда студентлар арасында «Автосессия» республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалы узды. Анда Татарстанның 22 районыннан 27 команда катнашты.
Башта катнашучылар теоретик имтихан үттеләр, ә аннары махсус мәйданчыкта йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Команда зачетында беренче урынны Россия дәүләт хокук университеты Казан филиалы укучылары алды, икенче - Зәй политехника көллияте, өченче урынны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студентлары алды.