Атналык - Россия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән педагог һәм остаз елының төп вакыйгасы. Аның чаралары 2-8 октябрьдә узачак һәм илнең барлык төбәкләрен колачлаячак.
Бу көннәрдә мәгариф системасы хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия төп һөнәри конкурсларга йомгак ясалачак. Яңа форматта Мәскәүдә класс җитәкчеләре форумы узачак, шулай ук авыл мәктәпләре укытучылары Съезды кысаларында пленар утырыш һәм педагогик вузларның җәмәгатьчелек фикере лидерлары җыелышы узачак.
Чарада РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, педагогия җәмгыяте вәкилләре катнашачак. Укытучылар атнасы «Педагог һәм остаз көне» Бөтенроссия акциясе белән тәмамланачак.