«Беренче укытучы» конкурсы финалы илнең төрле төбәкләреннән башлангыч сыйныф педагогларын берләштерде

2023 елның 29 сентябре, җомга

Мәскәүдә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсы финалын ачу тантанасы булды. Педагог һәм остаз елында бу һөнәри ярыш беренче тапкыр уздырыла. Аны үткәрү идеясен 2022 елның көзендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре 10 нчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Другова Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумында белдерде. Конкурска старт бирү  тантанасында Россия Мәгариф министрлыгының Педагогик хезмәткәрләрне әзерләү, һөнәри үстерү һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры Павел Кузьмин, Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Александр Молотков, жюри әгъзалары катнашты.

Финалистларны Мәскәү шәһәренең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Александр Молотков сәламләде. “Беренче укытучы” конкурсында катнашу өчен  барлыгы 15 меңнән артык гариза кергән. Финалга 30 катнашучы узды.

 Конкурс сынаулары 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр ике турда узачак.

Беренче тур - "Ачык дәрес".  Барлык финалистлар ике көн дәвамында уку фәне буенча дәресләр үткәрәчәк. 2 октябрьдә финалистлар катнашында Мәскәү педагогика көллияте студентлары өчен "Беренче беренчегә" форсайт-сессиясе узачак. Нәтиҗәләр буенча икенче турда көрәшне дәвам итә алырлык җиде лауреат билгеләнә. Аларның исемнәрен 3 октябрьдә игълан итәчәкләр.

Икенче тур - «Пресс-конференция» . Аларга укучы, студент, ата-аналар, һөнәри, мәдәни җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. «Матбугат конференциясе» нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче билгеләнәчәк.

Җиңүченең исеме Халыкара укытучылар көнендә, 5 октябрьдә, Зур укытучылар атнасы кысаларында, тантаналы чарада игълан ителәчәк.

Конкурсны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International