Курган өлкәсендә татар мәгърифәте көннәре

2023 елның 29 сентябре, җомга

19-22 сентябрьдә Курган өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында татар мәгърифәте көннәре узды.  Чараның максаты - Курган өлкәсендә этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Чара кысаларында Сафакүл , Әлмән, Шатровск һәм Шадринский районнарының мәгариф оешмаларында булдылар. Түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, дәресләр үткәрелде, укытучылар һәм җитәкчеләргә методик ярдәм күрсәтелде, ТР Яшел Үзән районы Юлдус мәктәбе һәм татар гимназиясе арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре бирелде, уку әсбаплары, матур  әдәбият, татар милли киемнәре һәм дидактик уеннары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International