25-27 сентябрьдә Ставрополь краенда мәгариф оешмалары җитәкчеләренең һәм укытучыларының белем бирүнең этномәдәни татар компоненты белән семинар-киңәшмәсе узды. Чара кысаларында алар Кече Барханчак авылындагы 13 нче балалар бакчасы һәм Ставрополь краеның Ипатов районы Кече Барханчак авылында 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә , Пятигорск Халык сугышчан дан музеенда булдылар . Делегация өчен мәктәп китапханәсе, татар теле һәм әдәбияты кабинетлары, башлангыч сыйныфлар белән танышу, татар язучыларының әдәбияты күргәзмәсе һәм балаларның дәрестән тыш эшчәнлеге буенча эшләнмәләре белән танышу оештырылган иде.
Чара кысаларында методик ярдәм күрсәтелде, Апас урта мәктәбе белән Кече Барханчак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында килешү имзаланды. педагогларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тармак бүләкләре тапшырылды.
Чараны уздыруның максаты - Ставрополь краенда этномәдәни белем бирү торышын өйрәнү, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, мәгариф оешмалары директорларына һәм укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.