Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Өлкәннәр көне белән котлавы

2023 елның 1 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле ветераннарыбыз, кадерлепенсионерлар!

Сезне иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Өлкәннәркөне һәм якынлашып килүче Укытучылар көнебелән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезгә, үз гомерләрен мөгаллим дигән асылһөнәргә багышлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен әйтеп бетерерлек түгел.

Сезнең зур һәм нәтиҗәле хезмәт юлыгыз сокланугалаек. Үзегезнең көндәлек тырыш хезмәтегез беләнсез иртәгесе көнгә нигез салучылар.

Сайлаган һөнәрегезгә тугрылыклы булып, лаеклы ялда булуыгызга карамастан, сез элеккечәактив, балалар белән шөгыльләнәсез, яшьпедагогларга үзегезнең уникаль тәҗрибәгезнетапшырасыз, остазлар һәм җәмәгать тормышыныңүзәгендә торасыз.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, рух ныклыгы һәм күңел тынычлыгы телим. 

 

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International