Татарстан галимнәре илкүләм проект кысаларында 9 яшьләр лабораториясе булдырган

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Татарстанда яшь галимнәр "Фән һәм университетлар" илкүләм  проекты кысаларында 9 киң профильле лаборатория булдырганнар, шул исәптән гуманитар лаборатория дә. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия Фәннәр академиясенең Е.К. Завойский исемендәге Казан физик-техник институты җитәкчесе Сергей Хантимеров хәбәр итте.

Яшьләр лабораторияләрендә физика, фармакология, нефть эшкәртү, экология өлкәсендә тикшеренүләр уздырыла. Лабораторларның 70% ын яшь хезмәткәрләр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International