Татарстанда Казан шәһәренең «Kazan Science Week» фән атнасы уза. Чара беренче мәртәбә Е.К. Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыруны, заманча магнит резонансын үстерү темасы һәм физика, химия нигезләре буенча халыкара конференцияне берләштерде. Бу хакта матбугат конференциясендә РФА КазНЦ директоры, физика-математика фәннәре докторы Алексей Калачев хәбәр итте.
Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салихов билгеләп үткәнчә, конференцияләрдә бөтен дөньядан якынча 10 галим катнашты. Пленар утырышларда лекторлар АКШ, Кытай, Швейцария, Израиль галимнәре булды.
Быел Завойский премиясенә Россиядән 2 һәм чит илдән 15 галим дәгъва кылды. 2023 елгы премия лауреаты РФА Себер бүлегенең Новосибирск органик химия институты директоры Елена Багрянская булды.
Завойский исемендәге премия 1991 елдан бирле Татарстан хөкүмәте ярдәме белән ел саен бирелә.