Казанда укучылар белән РФнең яңа төбәкләре тарихы турында фикер алыштылар

2023 елның 30 сентябре, шимбә

 Бүген Казанның Совет районының 15 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен ДХР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия белән  кушылуы турында лекция үткәрелде.

Россиянең яңа төбәкләр белән кушылуы көнендә балаларга ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье  өлкәләре тарихы турында сөйләделәр. 15 нче мәктәп директоры Иван Филатов  балаларга Харьков, Луганск, Донецк, Одессада һәм Херсонда һәрвакыт рус телендә сөйләшүләрен әйтте, чөнки бу шәһәрләр Россиянең бер өлеше иде.

Шулай ук аның сүзләрен  бер укучы да  раслады. Артем Мариупольдән Казанга әти-әнисе белән 2021 елда күчеп кайткан . Аның сүзләренчә, украин балалары украина теле дәресендә генә украинча сөйләшкән. Башка предметларда һәм мәктәптән тыш барысы да русча барган. Лекциядән соң укучылар "Үзебезнекеләрне ташламабыз" акциясендә катнаштылар. Һәр өлкән сыйныф укучысы сувенир, истәлекле әйбер яки хат алып килде һәм аны "Яхшылык тартмасы"на салды. Хатлар белән бүләкләрне соңрак  яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International