Соңгы биш ел эчендә педагогика белгечлегенә укырга керүчеләр саны 21%ка арткан

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

  Педагогик белгечлекләргә кабул итүнең контроль саннары 2019 елдан 21% ка арткан, алар соңгы өч ел дәвамында якынча бер дәрәҗәдә саклана. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясе утырышы барышында хәбәр иттеләр. Чараны РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов ачты. Ул ассызыклаганча, бүген педагогик вузлар бик популяр. Россия Президенты йөкләмәсе буенча педкадрларны әзерләү системасында кардиналь үзгәрешләр булды. Бүген педагогик югары уку йортлары заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, педагогик «Кванториумнар», универсаль педагогик компетенцияләр технопарклары булдырылган.

Коллегия барышында Мәскәү педагогик дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков педагогик белем бирүне үстерү турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, белем бирүнең суверен системасын төзүнең мөһим өлеше - кадрлар әзерләү бердәмлеге. Шул ук вакытта бу эшнең өстенлеге шәхес үсеше, булачак педагогларда гомуммилли-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International