Укытучы һәм остаз елының төп вакыйгасы Зур укытучылар атнасы булачак

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Россиядә  педагог һәм остаз елының төп вакыйгасы-  Зур укытучылар атнасы узачак . Бу көннәрдә Бөтенроссия мөһим һөнәри конкурсларында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булачак,  сыйныф җитәкчеләре форумы һәм авыл мәктәпләре укытучылары Съезды узачак.

"Ел саен Зур укытучылар атнасы укытучылар һәм мәгариф системасының барлык хезмәткәрләре тормышында кызыклы вакыйга булып тора. Ә педагог һәм остаз елында аның программасы барлык дәрәҗәдәге мәгариф вәкилләрен: укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәктәп директорларын, җитештерү осталарын, югары уку йортлары укытучыларын һәм студентларын, шулай ук барлык төбәкләрдән остазларны да колачлаячак", - дип билгеләде мәгариф министры Сергей Кравцов.  Атналыкка старт урта һөнәри белем бирү көнендә - 2 октябрьдә, Тулада биреләчәк, анда "Ел остасы" Бөтенроссия урта һөнәри белем бирү педагоглары конкурсына йомгак ясалачак.

Ә тагын Мәскәү метросында "Укытучы - җирдә төп һөнәр" дигән махсус поезд йөриячәк.

Гадәттәгечә Укытучылар көнендә, 5 октябрьдә, Дәүләт Кремль сараенда "Ел укытучысы", "Ел директоры", "Ел тәрбиячесе" һәм башка конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International