29 сентябрьдә "Цифрлы диктант" Бөтенроссия акциясе старт алды. Интернет-технологияләр өлкәсендәге белемнәрне тикшерү буенча иң масштаблы акция 2023 елның 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Кулланучылар цифрлы компетенцияләренең индивидуаль дәрәҗәсен онлайн-, шулай ук офлайн-форматта да белә алачак. Оештыручылар һәм акция партнерлары бу елга төп максатлар турында сөйләделәр һәм узган сезонның уңышларын искә төшерделәр. Әңгәмә ток-шоу форматында узды, аны алып баручы Сергей Гребенников, ул РАЭК директоры һәм диктантның идеологы.
Оештыручылар фикеренчә, проектның төп максатларының берсе, Россия халкын үзебезнең цифрлы сервислар һәм продуктлар белән таныштыру. Тест 10 яшьтән зуррак булганнар һәм өлкәнрәк ләр дә уза алачак. Диктантта катнашучыларның барысы да үз белемнәрен дүрт категориядә тикшерәчәк: цифрлы компетенцияләр, цифрлы куллану, цифрлы иминлек, яңа технологияләр.