СПО көне - урта һөнәри белем бирүнең әһәмиятен һәм мөһимлеген ассызыклаучы үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне көллият һәм техникум укытучылары, җитештерү осталары һәм студентлары үзләренең казанышларын билгеләп үтәләр һәм һөнәри күнекмәләр формалаштыра торган белем бирү программалары һәм белгечлекләре мәгънәсенә басым ясыйлар.
Форсаттан файдаланып, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы, Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыяте әгъзасы Раил Шәмсетдиновны лаеклы бүләк, Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның рәхмәт хаты алуы белән котлыйбыз.
Бүләкне Раил Шәмсетдиновка ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.