Казанга биш ел эчендә 1,3 мең укытучы күченгән

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Соңгы 5 елда Казан мәктәпләренә эшкә Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 1,3 мең укытучы күчеп килгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбедә» шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.  Казан мәгариф командасы ел саен илнең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән килгән  укытучылар белән тулылана. Соңгы 5 елда башкалада 1 305 укытучы күченеп килде, - диде ул.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласы мәктәпләрендә 8,5 меңнән артык укытучы эшли. Шуның белән бергә педагогларга кытлык та саклана. Башкалага  башлангыч сыйныф укытучылары , математика, инглиз теле һәм табигый фәннәр укытучылары  җитми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International