Казан мәктәпләрендә 8,5 меңнән артык укытучы эшли

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

5 октябрьдә бөтен Россия буенча Укытучылар көне билгеләп үтеләчәк. Бүген Казан мәктәпләрендә 8,5 меңнән артык педагог эшли, алар өчен бу үзенчәлекле бәйрәм, - дип хәбәр итте шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы  Ирек Ризванов.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Ирек Ризванов , соңгы 5 елда Казан мәктәпләренә 1,8 меңнән артык яшь укытучы килде дигән иде. Шәһәргә Татарстан районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә педагоглар килә, соңгы  ике ел эчендә 13 педагог күченгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International