9 сыйныф укучыларының 60%тан артыгы көллиятләрдә белем алуны сайлый, дип хәбәр итте вице-премьер Татьяна Голикова "Ел остасы" Бөтенроссия конкурсында.
Ул, 3,5 меңнән артык көллияттә 3,7 миллионнан артык студент укый , алар сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә, сәнгать, мәгълүмат технологияләре һюб. 500гә якын һөнәр һәм белгечлек буенча белем ала, диде. Көллиятләрдә 200 меңгә якын педагог эшли.