Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә Түбән Кама муниципаль районында шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина рәислегендә Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе утырышы булды.
Утырышта берничә мәсьәлә каралды. Балалар һәм яшьләр арасында этномәдәни һәм тел күптөрлелеген, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин сөйләде.
Бүген мәктәпләр Халыклар дуслыгы йортында урнашкан милли берләшмәләр белән актив хезмәттәшлек алып бара. «Бүгенгә 15 берләшмә мәктәпләргә беркетелгән. Хезмәттәшлек кысаларында юл карталары эшләнде, уртак чаралар үткәрелә. Мәсәлән, 32 нче гимназия рус җәмгыяте белән актив хезмәттәшлек итә. Уку йорты базасында «Рус мәдәнияте тарихы» музее ачылды. Экскурсияләргә гимназия укучылары гына түгел, шәһәрнең башка мәктәпләреннән дә киләләр», - диде Айдар Гарифуллин.
1 нче һәм 2 нче гимназияләр, шулай ук Каенлы, Югары Чаллы һәм Түбән Уратма мәктәпләре татар телен үстерү үзәкләре булып тора.