КФУ вәкилләре укучыларга, ничек галим булырга икәнлеге турында сөйләячәкләр

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Ничек галим булырга» уртак проекты старт ала. Ул Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган.

Проектның максаты - укучыларның фәнгә һәм тикшеренүләргә игътибарын җәлеп итү. Яшь буын өчен фәннең төрле юнәлешләре буенча мавыктыргыч лекцияләр циклы әзерләнгән . КФУның Яшь галимнәр ассоциациясе вәкилләре лекцияләр укыячак.  «Наномир: материя тирәнлегенә сәяхәт» дигән беренче лекция 5 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Казан Кремлендә узачак.

( 4 подъезд, 2 кат).

Аны КФУның Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопиясе кафедрасы доценты, «Казанның иң яхшы яшь укытучысы - 2023» конкурсы финалисты Егор Алакшин укыячак.

Лекция нанотехнологияләр дөньясы һәм аның безнең тормышыбызга йогынтысы турында мавыктыргыч хикәя . Әңгәмә барышында укучылар нанотехнологияләр өлкәсендәге соңгы казанышлар, нанообъектларны тикшерү методлары турында беләләр, шулай ук наноструктуралар һәм наноҗайланмалар белән эшләүнең төп принциплары белән танышачаклар.

Чарага керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International