Быел Казанның 501 укытучысы укучыларын олимпиадаларга әзерләгән өчен грантлар алды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Быел мәктәп укучыларын олимпиадаларга  әзерләгән өчен 501 укытучы грант алды - бу 2019 елга караганда 138 гә күбрәк. Финанс ярдәменең гомуми суммасы да арткан: 17 дән 28 млн сумга кадәр. Бу хакта башкарма комитетта аппарат киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, шәһәр грантларыннан тыш, укытучылар республика бүләкләрен дә ала. Татарстанда ел саен эштә ирешкән уңышлары өчен иң яхшы педагогларга премия бирү буенча конкурс уза. Быел аны республиканың 33 белгече алды, шуларның 18е   Казан укытучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International