2023 елның апрелендә мәктәп укучыларын, студентларны һәм укытучыларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән 29 чараның планы расланды. Ведомствоара хезмәттәшлек булачак инженерларга ярдәм итәргә һәм һөнәргә мәктәптән юл формалаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, план гомуми белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары укытучыларының компетенция дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук яңа практикалар һәм белем бирү процессының алымнарын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Әйтик, сентябрьдә бөтен ил буйлап мәктәпләр һәм югары уку йортлары базасында Бөтенроссия физика көннәре узды. Мәктәп чараларында якынча 425 мең укучы һәм педагог катнашты. Программа уку сәгатьләре һәм тематик мәктәп чаралары, фәнни-популяр һәм һөнәри юнәлешле лекцияләр уздыруны, шулай ук инженерлык предметлары укытучылары өчен квалификация күтәрү курсларын үз эченә алды.