“IT-белем көне” акциясе барышында укучыларга IT һәм digital даирәләрендә ихтыяҗ булган һөнәрләр турында сөйлиячәкләр

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

27 октябрьдә  мәктәп укучылары өчен “IT-белем көне” Бөтенроссия һөнәри юнәлеш акциясе узачак.  Чара VK компаниясе тарафыннан Россия мәгариф министрлыгы, «Знание» Россия җәмгыяте һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә оештырылды. Быел акция IT һәм digital өлкәләрендә карьерага багышланган. VK экспертларыннан һәм индустриядән егетләр бүген технологияләр индустриясендә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгын белә.

Акция ике форматта узачак: VK һәм индустрия белгечләре катнашында мәктәпләрдә  дәресләр һәм 6 сәгатьлек онлайн-марафон. Акция барышында амбассадорлар (вәкилләр) һәм VK хезмәткәрләре 8-11 сыйныф укучыларына IT һәм digital сфераларының иң актуаль мәсьәләләре турында сөйлиячәкләр . Балалар шулай ук, цифрлы технологияләр өлкәсендә карьера һәм моның өчен ия булырга кирәк булган күнекмәләр турында да беләчәкләр.

Акциядә катнашу өчен мәгариф оешмалары вәкилләренә 27 октябрьгә кадәр VK Mini Apps платформасы базасында махсус мини-кушымтада гариза бирергә кирәк. Теркәлүне узган мәктәпләрдә спикерлар акция көнендә ачык дәресләр үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International