Казанның 8 гомуми белем бирү учреждениесе Россиянең иң яхшы мәктәпләре арасына керде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Конкурентлык сәләте буенча Россиянең 200 иң яхшы мәктәбе арасында Казанның 8 гомуми белем бирү учреждениесе билгеләп үтелде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

  Рейтингка 131 нче лицей, 2 нче лицей, КФУның IT-лицее, Лобачевский исемендәге лицей-интернат, 7 нче лицей, 7 нче гимназия, лицей - инженерлык үзәге һәм 19 нчы гимназия кергән.

"Россиянең иң көчле югары уку йортларына кергән 300 иң көчле мәктәп исемлегенә шәһәрнең 6 мәгариф учреждениесе керде", - дип өстәде ул.

Ризванов сүзләренчә, алар арасында - 131 нче лицей, Лобачевский исемендәге лицей, 19 нчы гимназия, КФУның IT-лицее, 177 нче лицей һәм 121 нче лицей бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International