30 сентябрьдә “Белемеңә таян” бөтенроссия агарту акциясе лекторларын теркәү тәмамланды, ул шул исемдәге марафон кысаларында 1 сентябрьдә старт алган иде. Ай дәвамында Россиянең уку йортларында спорт, мәдәният, икътисад һәм сәясәт дөньясыннан танылган кешеләр катнашында иҗади очрашулар һәм ачык дәресләр узды. Лекторлар балаларга уңышка ирешү тарихларын сөйләделәр, практик киңәшләре белән уртаклаштылар һәм яшьләрне шәхси үрнәкләре белән рухландырдылар. Акцияне РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Белем» Россия җәмгыяте оештырды.
Быел «Белемеңә таян» акциясе инде дүртенче тапкыр узды һәм хәзерге вакытка аның масштабы шактый үсте. Моны «Знание» Россия җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль та билгеләп үтте. Лекторларны теркәү 30 сентябрьдә тәмамлануга карамастан, “Белемеңә таян” акциясе кысаларында чыгышлар 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 1 500 иң актив лекторга бүләк тапшырылачак .
Быел проект географиясе Россиянең Сахалиннан Калининградка кадәр барлык регионнарны да колачлады.