Шәхси тормышы, тренерлык эше, Россия җыелма командасына күчү һәм башка күп нәрсәләр турында, 2020 елгы Токиодагы Олимпиада чемпионы, 5 тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Мария Голядкина белән «Яңа Зарница» Бөтенроссия спорт-патриотик уеннарында катнашучылар сөйләште.
Очрашу Идел буе университетының укыту-лаборатория корпусы холлларының берсендә узды, шул ук вакытта ул рәсми булмаган характерда булды. Танылган чемпионка белән очрашуга спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов һәм Россиянең синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова килде.