Казан мәктәбе укытучысы Александра Одинцова республиканы Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумында тәкъдим итә

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

2023 елның 3 октябрендә Мәскәүдә класс җитәкчеләренең  III Бөтенроссия форумы старт алды, ул 2023 елның 3 октябреннән 7 октябренә кадәр узачак.

 Төп вакыйга - 5 октябрь көнне  Кремль сараенда  президент В.В.Путинның  педагогларны бәйрәм белән котлавы. Казан Авиатөзелеш районының 33 нче урта мәктәбенең 4г сыйныфы җитәкчесе Александра Одинцова сайлап алу турында җиңеп чыкты һәм ул  республикабызны  әлеге әһәмиятле форумда тәкъдим итә. Сайлап алу берничә этапта үтте: анкеталаштыру, педагогика нигезләре буенча тест үткәрү, «Мөһим сөйләшүләр» дәресе буенча тест үткәрү һәм «Минем тәрбияви инициативам» темасы буенча видеовизитка тәкъдим итү. Аександра Маратовна барлык сынауларны уңышлы үтте һәм Россиянең иң көчле сыйныф җитәкчеләре исәбенә керде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International