Татарстаннан Юлия Тихонова «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының җиде лауреаты арасында

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Башкалада «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында җиде лауреат исемен игълан иттеләр. Тантана 3 октябрьдә Зур укытучылар атналыгы кысаларында  сыйныф җитәкчеләре форумы мәйданчыгында узды.

Финалистларны РФ Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, конкурс жюри рәисе Майя Майсурадзе, “Мәгариф” АҖ президенты Михаил Кожевников сәламләде.  «Беренче укытучы» конкурсы Россиядә беренче тапкыр педагогик җәмәгатьчелек инициативасы белән үткәрелә. Конкурсны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра.

Алда икенче тур,  лауреатларга  укучылар, студентлар, ата-аналар, һөнәри, мәдәни җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. «Матбугат конференциясе» нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International