СПО учреждениеләре директорлар советы рәисе Анфиса Җәләлова "Россия ССУЗ директорлар берлеге" XII съездында катнашты

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

 2023 елның 2 сентябрендә Тула дәүләт корал музеенда, тантаналы шартларда оешма төзелүнең 25 еллыгына багышланган «Россия ССУЗ Директорлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының XII съезды узды.

 Съезд эшендә РФ Мәгариф министрлыгының СПО һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Неумывакин Виктор Сергеевич; Тула өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Гремякова Ольга Петровна, Россия ССУЗ директорлар берлеге президенты Дёмин Виктор Михайлович,  Губерна көллияте директоры, РФ халык укытучысы  Лысиков Александр Иванович,  һөнәри техник белем бирү ветераннары советы рәистәше Нерсесян Владимир Иванович һәм башкалар катнашты.

Съездның тантаналы өлешендә РФ Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды. Съездның эш өлешендә төп сорауларның берсе - Россия ССУЗ директорлар берлеге президентын яңадан сайлау. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Россия ССУЗ директорлар берлеге президенты итеп  Золотарева Наталия Михайловнаны билгеләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International