Татарстанның 70 педагогы сыйныф җитәкчеләренең 3нче форумына килде

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Мәскәүдә класс җитәкчеләренең өченче Форумы старт алды. Анда Татарстаннан 70 педагог катнаша.  3 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр узачак чарада Россиянең 89 төбәгеннән өч мең сыйныф җитәкчесе һәм урта һөнәри белем төркемнәре (СПО) кураторлары катнаша. Катнашуга 60 меңнән артык кеше гариза биргән.

"ФКР минем өчен - комфорт зонасыннан чыгу мөмкинлеге. Мин күп кенә кызыклы танышулар, идеяләр, хис-кичерешләр, төрле проектларда катнашу көтәм. Һәм, әлбәттә, минем шәхси һәм һөнәри компетенцияләремне үстерү дә», - дип билгеләп үтте 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айсылу Кузнецова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International