Россия Мәгариф министрлыгының «Классная тема!» проекты дәвам итә. Проект шартлары нигезендә, илнең теләсә кайсы төбәгеннән физика, химия, математика, биология, география, тарих, рус теле һәм әдәбияты укытучылары “Классная тема” телешоуында катнаша. Җиңүче приз алачак – бу федераль телеканалда авторлык программасы.
3 октябрьдә “Классная тема” телетамашасының икенче сезоны финалистлары билгеле булды. 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган Бөтенхалык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча иң яхшы 7 кеше сайлап алынды!
Финалга чыккан 7 укытучы арасында Казан шәһәренең 108 нче тулы мәктәбенең физика укытучысы Радик Рифович Хәбиров бар.