Россиякүләм проект агарту акциясен яңадан башлап җибәрә. Аның кысаларында театр сәнгатен яратучы меңләгән яшь кеше өчен яраткан театрының сәхнә арты белән генә танышып калмыйча, режиссерлар, актерлар һәм педагоглар белән аралашу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.
Акция кысаларында чаралар 28 сентябрьдән 15 декабрьгә кадәр узачак. Акциягә театр өлкәсеннән теләсә нинди белгеч кушыла ала: моның өчен лекторларга Знание.Театр проекты сайтында теркәлергә кирәк еhttps://znanierussia.ru/events/vserossijskaya-prosvetitelskaya-akciya-znanieteatr-50063
Акция кысаларында теләге булган һәркем үз шәһәрендәге экскурсияләргә, лекцияләргә һәм очрашуларга бара алачак. Лекторлар төрле тематикалар буенча белемнәре һәм һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Быел акциянең бер үзенчәлеге ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар булачак.