Анапада «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Имин тәгәрмәч» хәрәкәтенең яшь инспекторлары Бөтенроссия конкурсының финалы уза. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе оештыра. Конкурс «Безопасные качественные дороги»” илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Конкурста катнашу өчен берничә мең гариза бирелгән. Финалыга Россиянең барлык төбәкләреннән 10 яшьтән 12 яшькә кадәрге 356 бала узды.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов конкурс финалистларын сәламләде. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, быел финалда беренче тапкыр илнең яңа төбәкләреннән - Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән командалар катнаша. Җиңүчеләрне команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча 6 октябрьдә узачак тантаналы чарада бүләкләячәкләр.
Моннан тыш, катнашучылар һәм остазлар өчен мастер-класслар узачак. Укытучылар көнендә Педагог һәм остаз елында конкурс чаралары кысаларында бәйрәм фаер-шоуы узачак.