Казан балалар белән сәяхәт итү өчен топ-10 шәһәрләр исемлегенә эләкте

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Казан, сентябрь аенда,  балалар белән гаилә сәяхәтләре өчен топ-10 шәһәрләр арасына кергән. Мондый мәгълүматны OneTwoTrip китерә.

Гаилә белән ял итү  өчен иң популяр шәһәр Сочи  - 17% , икенче урында Мәскәү (15%) булды, аның артыннан - Санкт-Петербург (12%). Шәһәрләр унлыгында ТР башкаласыннан тыш - Краснодар, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Түбән Новгород, Воронеж һәм Калининград бар.

Гаилә каникулларының күпчелеге өч көннән дә артык дәвам итмәгән: сентябрьдә кунакханәләрнең 76%ы нәкь 3 көнгә  броньланган. Һәр бишенчесе заказын 1 атнага  рәсмиләштергән, ә 3% турист – ике атнага. Күпчелек гаиләләр ( 55% ) кунакханәләрне  тукланусыз гына броньлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International