Быелның сентябрендә Татарстанда «Торак дәресе» мәгариф программасы старт алды. Әлеге проектны гамәлгә ашыру РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Алия Әхмәтшина ярдәмендә мөмкин булды, инициатива «Росмолодежь. Гранты - 1 сезон Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында грант ярдәме алды.
Марат Нуриев, торак-коммуналь хуҗалык системасында эшләүнең зур тәҗрибәсенә ия. Ул үзе слесарь-сантехниктан башлап республиканың иң яхшы идарәче компаниясе җитәкчесенә кадәр юл үткән һәм гражданнарның торак кагылышлы грамоталары булмау проблемалары белән еш очрашуын, мәктәпләрдә торак дәресләре үткәрү зарурлыгы н билгеләп үтте.