2023 елның 5 октябрендә Казанның Идел буе районыда урнашкан Р.Г.Хәсәнова исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 82 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә мемориаль бүлмә ачу тантанасы узачак.
Тантанада 1972 елда шушы мәктәпне тәмамлаган, VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, 1982 елды мәктәпне тәмамлаган ТР Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашачак. 2016 елда Казан башкарма комитеты карары белән 82 нче мәктәпкә Роза Гариф кызы Хәсәнова исеме бирелде.
Роза Гариф кызы - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, «СССРның мәгариф отличнигы» билгесе, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм “ Меценат Столетия За милосердие” халыкара билгесе иясе. 1965 елда Качалов урамында 82 нче мәктәпнең яңа бинасын төзү белән шөгыльләнгән һәм анда 20 ел мәктәп директоры булып эшләгән.